12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Лилия223
Россия, Татарстан респ., Казань

Урок в 11 классе «Татар кызы язмышы»

Сюжет элементлары: Экспозиция – Лизаның Хәятны кунакка алырга килүе Төенләнеш – Хәятның дачага килүе һәм Михаилны күрүе Вакыйгалар үстерелеше – Хәятның эчке кичерешләре Михаил белән арасын өзәргә уйлавы Кульминацион нокта – Хәятка әнисенең Салих портретын күрсәтүе Чишелеш – Хәятның Салихка кияүгә барырга карар кылуы

Кайберәүләр яратуны мәхәббәт турында сөйләшү дип уйлыйлар. Ләкин сүз мәхәббәт аз булганда чын уйларны яшерү, икейөзләнү өчен генә кирәк. Чын мәхәббәт булган җирдә сүзләргә урын тар. Мәхәббәт телсез булып калуны өстен саный, чөнки сүзләр артык көчсез һәм артык тупас. (Шәриф Хөсәенов)

Чын мәхәббәт бер генә тапкыр, бер генә кешегә була (Хәй Вахит)

Акылы белән йөрәген берләштерә алган кеше генә үзенчә тормыш кора ала. (Кәрим Тинчурин)

Безне өмет яшәтә. Ә өмет өзелгән чакта нәрсә яшәтә? "Әле өмет кабыныр..." дигән өмет, ахрысы. (Зөлфәт Хәким)

Кыз йөрәге күбәләк канаты белән бер. Сыңар шырпыдан да дөрт итеп кабына да дөрләп китә. (Аяз Гыйләҗев)

Чит кавемгә, чит милләт кешесенә кияүгә кыз бирү - аларның милләтен үрчетү, көчәйтү, куәтләндерү. ( Мөхәммәт Мирза)

Мәхәббәт чәчәкләр арасында сайраган сандугач, зәңгәр күктән төшкән кояш нурлары кебек, кеше теләгенә буйсынмый торган табигый хис ул. Уйлап чыгарылган мәхәббәт белән берәүнең дә бәхетле булганы юк. Димәк, Хәят бәхетле дә бәхетсез дә.

Автор фикере: Хәяткә берәү дә ярдәм итә алмый. Бер генә юл: татарлар тормышындагы искелекне җимерү. Аларны мәдәният юлына бастыру. Бүген тормышта барган үзгәрешләр чорында без автор фикере белән килешә алабызмы?